2018 елның 20 декабрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның атказанган артисткасы Тәслимә Низаминың «Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган иҗат кичәсе була.
Тәслимә Низами 1956 елның 23 августында Саба районы Туктар авылында туган. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алган һәм озак еллар төрле вакытлы матбугат басмалары редакцияләрендә эшләгән. Тәслимә Низами – шагыйрә һәм композитор, тамашачы күңеленә тиз арада үтеп керә алырлык, тирән мәгънәле җырлар яза. Ул җырларын бик матур итеп үзе башкара да һәм киңкырлы иҗаты белән бүген зур сәхнәләрне яулый.
Әлеге иҗат кичәсендә Тәслимә Низами тамашачылар арасында танылып өлгергән җырларын башкарачак. Чарада шулай ук аның иҗатташ дуслары, якташлары, замандашлары, якыннары да катнашыр дип көтелә. Барлык җыр һәм әдәбият сөючеләрне, китап укучыларны әлеге очрашуга чакырабыз! Рәхим итегез!