Мәдәният министрлыгы коллегиясенә – китап күргәзмәсе

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2017 нче елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2018 нче елга куелган максатларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин, Хөкүмәтнең башка әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, Президент Аппараты вәкилләре, Мәдәният министрлыгының барлык җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, республикадагы шәһәр һәм район мәдәният идарәләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Шушы уңайдан коллегиядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге 2017 нче елда төрле нәшриятларда басылып чыккан яңа китаплар күргәзмәсе тәкъдим итте. Биредә шулай ук Республика яшүсмерләр китапханәсе, Республика балалар китапханәсе, Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе тарафыннан да яңа китаплар куелды.

Әлеге экспозициядә матур әдәбият – татар, рус һәм башка милләт язучыларның соңгы вакытта нәшер ителгән әсәрләре, милли тарихны, мәдәниятне, сәнгатьне, фәннең төрле тармакларын, ягъни күп актуаль темаларны яктырткан басмалар, шулай ук нәшриятларның горурлыгы булырдай аеруча затлы китаплар да урын алды.

Күргәзмә коллегиядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре аны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International