ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм аның Химаячеләр шурасы кайгы уртаклашалар.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 нче елның 16 декабре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Йөзләр» исемле фотокүргәзмә презентациясе булды. Күргәзмәдә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укучысы Дарья Кудряшева эшләре урын алган.


5
декабрь, 2014 ел
җомга
ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Газиз Айдарскийның тууына 115 ел тулуга багышланган концертны оештыруда катнаштылар

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге «Мәдәният – иң мөһиме» циклыннан «Мәдәни һәм рухи байлыгыбыз» дигән күргәзмә тәкъдим итә.


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуга 150 ел тулу уңаеннан Китапханә сайтында онлайн-викторина үткәрелә.
24 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Өстәмә һөнәри белем бирү институтында белемнәрен күтәрү курсларында укулар узучы үзәкләштерелгән китапханәләр ситемасы китапханәчеләре өчен семинар уздырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Иҗтимагый һәм гуманитар белемнәр институты студентлары өчен Мәгълүмат көне уздырдылар.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Казан шәһәренең мәктәп һәм гимназияләрендә укытучылар соравы буенча, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге төрле мәдәни чаралар оештыруын дәвам итә. 21 нче ноябрь көнне Казандагы 161 нче мәктәпнең 6-7 нче сыйныф укучылары белән кызыклы очрашу булды.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары өчен Мәгълүмат көне уздыруны дәвам итте. 20 нче ноябрьдә бездә кунакта әлеге уку йортының иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек факультетының 5 нче курс студентлары булды.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 4 нче татар гимназиясендә узган мәдәни чарада катнаштылар. Бу чара әлеге гимназиядә Сара Садыйкова музее ачылуга 10 ел тулуга багышланган иде. Биредә музей 2004 нче елдан алып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International