Мәктәп укучылары өчен «Мәдәният сәгатьләре»

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Казан шәһәренең мәктәп һәм гимназияләрендә укытучылар соравы буенча, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге төрле мәдәни чаралар оештыруын дәвам итә. 21 нче ноябрь көнне Казандагы 161 нче мәктәпнең 6-7 нче сыйныф укучылары белән кызыклы очрашу булды.


Бүлек хезмәткәрләре укучыларны 150 ел элек барлыкка килгән Казан шәһәре җәмәгать китапханәсенең, ягъни бүгенге Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бай тарихы белән таныштырдылар. Балалар биредә электән үк сакланып килгән Второвлар китап тупланмасы, хәзер Милли китапханәнең төп бинасы урнашкан Ушковлар йорты турында да мәгълүмат алды.
Әүвәлге Казангубернасында басылган газета журналларны балалар аеруча зур кызыксыну белән карадылар.


«Юный натуралист», «Юный художник», «Физкультура и спорт», «Спортивная жизнь России», «Русская история», «Казань», «Наш дом Татарстан», «Идел», «Сөембикә», «Сәхнә»һ.б.журналларга күзәтүтыңлап, укучылар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавапалдылар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International