2015 нче елның 23 нче һәм 24 нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Кызыклы вакыйгалар» хәйрия фондының киң җәмәгатьчелекне китап укуга һәм китапханәләргә күбрәк җәлеп итү максатын күздә тоткан семинары булып узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Россиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.