2017 нче елның 19 нчы сентябрендә Казанның элекке Матбугат йортындагы (хәзер «Ногай» кунакханә комплексы) «Тукай» конференцияләр залында күренекле язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның 2016 нчы елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан 4 томлык сайланма әсәрләрен тәкъдим итү һәм язучы белән очрашу кичәсе булды.
16 нчы сентябрь көнне Татарстанның Әлмәт шәһәрендә китап укуны популярлаштыру һәм укуга җәлеп итү максатын күздә тотып «Китап шәһәрчеге. Интеллект архитектурасы» исемле Бөтенроссия китап фестивале булып узды.
2017 нче елның 10 нчы сентябрендә ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге экскурсовод-тыңлаучылары өчен Белгеч көне үткәрелде.
2017 нче елның 4 нче сентябрендә Болгарда тантаналы рәвештә Болгар Ислам академиясе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты.
Сентябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең Күргәзмәләр залында «Энергияне саклау – яңа технологияләр, яңа мөмкинлекләр» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 11 нче ноябрдә билгеләнеп үтүче Халыкара энергия саклау көненә багышланган.
Сентябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Тынычлык һәм игелек юлыннан» дип аталган күргәзмә эшли. Ул һәр елның 3 нче сентябрендә билгеләнеп үтүче Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, китапханә хезмәтеннән файдаланучылар, Татарстан Республикасында яшәүчеләр!
Сезне зур бәйрәм – Татарстан Республикасы көне белән ихластан котлыйбыз!
29, 31 август көннәрендә китапханә 17.00 сәгатькә кадәр эшли; 30 август, 1, 2, 3 сентябрь – ял көннәре.
Август ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Казан – Россиянең иң алга киткән шәһәре» дип аталган экспозиция эшли. Ул 30 нчы августта билгеләнеп үтүче Республика көненә багышланган.
2017 нче елның 2–6 нчы август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI нчы корылтае узачак. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Татарлар хәзерге дөньяда» дип аталган кызыклы һәм бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.