Экскурсоводларга Казан турында

2017 елның 15 сентябре, җомга

2017 нче елның 10 нчы сентябрендә ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге  экскурсовод-тыңлаучылары өчен Белгеч көне үткәрелде.

Тыңлаучыларга «Казанның мәдәни һәйкәлләре» дип исемләнгән мәгълүмати чыганаклар презентациясе әзерләнде. Аеруча Татарстан Милли китапханәсе сайтының һәм «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталының электрон мәгълүмат ресурсларына игътибар юнәлтелде. Китапханәнең электрон каталогыннан һәм башка белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде. «100 штрихов к портрету Казани» дисклар коллекциясеннән видео экскурсия тәкъдим ителде. Шәһәрнең истәлекле урыннары турындагы чыганаклар һәм экскурсияләр уздыруга караган методик басмалар күргәзмәсе тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International