Хөрмәтле хезмәттәшләр, китапханә хезмәтеннән файдаланучылар, Татарстан Республикасында яшәүчеләр!
Сезне зур бәйрәм – Татарстан Республикасы көне белән ихластан котлыйбыз!
Татарстан Республикасы көне – күпмилләтле Татарстанны берләштерә торган бәйрәм. Бездә төрле милләттән булган һәм төрле дин тотучы кешеләр дус, тату яши.
Бүген Татарстан – куәтле, эзлекле үсеш алган төбәк. Үзенең уңыш-казанышлары белән республика төрле буын ватандашларыбызга бурычлы. Татарстан киләчәккә омтылып яши, елдан-ел бөтен дөньяга таныла бара. Биредә төп кыйммәтләрнең – мәдәниятнең, рухи хәзинәләрнең, милли үзенчәлекләрнең, өлкән буыннарга хөрмәтнең – кадерләп саклануы аеруча мөһим. Чөнки болар – киләчәк көнебезнең ныклы нигезе.
Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, республикабыз үсешенә өлеш кертерлек яңа казанышлар телибез!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге.
