2018 елның 14 сентябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы» дип аталган күргәзмә ачылды.
Казандагы Муса Җәлил музей-фатирында 18 сентябрьдә Җәлил укулары узды. Чираттагы Бөтенроссия фәнни конференциясе музей ачылуга 35 һәм Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре 2018 елның июль аенда Мамадыш районы авылларына чираттагы археографик экспедициягә чыктылар.
2018 нче елның 11 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге экскурсоводлары өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгындагы Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләүче «Лев Толстой һәм Ислам дөньясы» дигән күргәзмәдә рус һәм дөнья классигының Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы китаплары да урын алган.
2018 елның 5 сенябрендә Мәскәүдәге Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсенең 31 нче сезоны башланып китте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнаша.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт) чит телләрдәге әдәбият бүлегендә Халыкара алман теле көне уңаеннан күргәзмә оештырылды.
9 сентябрь – рус әдәбияты классигы Лев Толстойның туган көне. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33) «Лев Толстой – язучы, фикер иясе, публицист» дип аталган экспозиция куелды.
2018 елның 22-23 август көннәрендә Кукмара шәһәрендә «Татарстан республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе уза.
1 август көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Швециядә яшәүче милләтәшебез Түркәр Суоккан гаиләсе белән килде. Ул әлеге көнгә кадәр үзендә сакланып килгән, китапханә өчен гаять кыйммәтле, татар халкы тарихын яктырткан китаплар бүләк итте.