2018 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Әлеге чара Милли китапханәдә тәүге тапкыр үткәрелде.
2018 елның 30 октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, татар, рус, чуваш җырларын автор-башкаручы Фәридә Фәйзуллина белән очрашу үткәрелә.
2018 елның 27 октябрендә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (Казан, Кремль урамы, 33 йорт) «Татарча диктант» акциясенә кушыла.
2018 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 йорт) «Мәгърифәтчелек һәм милли яңарыш хезмәтендә» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
«Китапханә хәбәрләре» журналының 2018 елгы икенче саны дөнья күрде. Аның зур өлеше Әлмәт шәһәре һәм районы китапханәләренең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән таныштыруга багышланган.
2018 елның 4 октябре көнне «Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Муниципаль китапханәләр фондларын туплауда яңача алымнар» дип аталган күчмә утырыш булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре узган атнада Татарстанның Арча районы авылларында чираттагы фәнни-археографик экспедициядә булдылар.
2018 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында «Китапханә фондлары: проблемалар һәм аларның чишелеше» дип аталган XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үзенең эшен башлады.
Зур уку залында «Китапханә фондлары: проблемалар һәм чишелешләр» дип аталган XI нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелү сәбәпле, 3 октябрь көнне китапханә ябык була.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) октябрь ае дәвамында «Комсомол. Бу китапларның сәхифәләре – үзе бер тарих» дип аталган күргәзмә эшли. Быел 29 октябрьдә Бөтенсоюз коммунистик яшьләр союзы төзелүгә 100 ел тула.