2018 елгы археографик сәфәр

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

«2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы»ның 4.9.5. маддәсен үтәү максаты белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре 2018 елның июль аенда Мамадыш районы авылларына чираттагы археографик экспедициягә чыктылар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев һәм кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин, 2–8 июль көннәрендә Мамадыш районының 7 авылында (Катмыш, Алан, Еники-Чишмә, Урта Сон, Кече Сон, Югары Сон, Яңа Комазан) булып, китапханә фондларына борынгы кулъязма һәм гарәп хәрефле басма китаплар алып кайттылар.

Тупланган ядкәрләрнең гомуми хронологиясе – ХVI гасырдан башлап, ХХ гасырның 60 нчы елларына кадәр.

Хәзерге көнгә кадәр милләттәшләребез тарафыннан югалтмыйча сакланган бу бибәһа язма һәм басма мирас ядкәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында кадерләп сакланачак. Шулай ук аларның күбесе, археограф галимнәребез тарафыннан өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә дә кертелер дигән ышаныч бар.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International