2018 нче елның 12 нче апрелендә 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Милли китапханәнең Зур уку залы (Кремль урамы, 33 йорт) ябык була.
2018 нче елның 1 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы (Казан, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт) уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән «Ашкынам мин мәңгелеккә» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Апрель ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында «Кеше. Галәм. Космос» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 12 нче апрельдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен китапханәләргә бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең 2017 нчы елгы ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.
Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Раил Садриев белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 2018 нче елның 28 нче мартына планлаштырылган очрашу кичәсе, Россиядә матәм көне игълан ителү сәбәпле, кичектерелә.
2018 нче елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Мәхәббәт һәм гаилә: кайнар хисләр һәм салкын акыл белән...» дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсе булды.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле 2018 нче елның 20-21 нче март көннәрендә Казандагы Евгений Абрамович Боратынский (1800–1844) музеенда үткәрелгән «Боратынскийлар утарында әдәби укулар» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2016» конкурсына йомгак ясады.
2018 нче елның 21 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узды. Кичәгә халык бик теләп килде, чөнки зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге белән дә үзен яраттырган шәхесне күрү, аралашу, яңа иҗат җимешләре белән танышу һәркемгә кызыклы иде.