Кемеровода булган фаҗига белән бәйле рәвештә 2018 нче елның 28 нче марты матәм көне дип игълан ителде. Россиянең бөтен территориясендә мәдәният оешмаларының һәм телевидение каналларының күңел ачу чаралары һәм программалары үткәрелми.
Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Раил Садриев белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 28 мартка планлаштырылган очрашу кичәсе кичектерелә.