ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне күп китаплар авторы, журналист  Рафаэль Сальмушевның «Мәхәббәт һәм гаилә: кайнар хисләр һәм салкын акыл белән» дип аталган хикәяләр китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыра.

2018 нче елның 28 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу булачак.


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) хезмәткәрләре Балтач районы Түнтәр авылыннан килгән ветераннарга «Татар китабы» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.


16
март, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге  экскурсоводлары өчен Мәгълүмат көне уздырылды.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) күренекле шәхесләрнең иҗатларын җәмәгатьчелеккә таныту юнәлешендә күп эш башкара. Бүлектә төрле кызыклы очрашулар, мәгълүмат сәгатьләре үткәрелә, китап күргәзмәләре һәм тупланмалары куела. 

Казан шәһәренең Кабан арты мәчете каршында оештырылган татар телен өйрәнү курсларына йөрүче бер төркем тыңлаучылар өчен 2018 нче елның 14 нче марты көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре мәгълүмат көне үткәрделәр.

2018 нче елның 21 нче марты көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга чакырабыз.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 12 нче марты көнне Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы мәктәбендә, күренекле мөгаллим-мәгърифәтче һәм рәссам Шакирҗан Таһириның тууына 160 ел тулуга багышлап, «Татар халкы сәнгати мәдәниятенең чыганаклары һәм үсеше» дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

8, 9, 10 март – ял көннәре.

7 һәм 11 мартта китапханә график буенча эшли.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче ел Россиядә Максим Горький елы буларак та билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) язучының 150 еллык юбилее уңаеннан «Горькийның рухи дөньясы» дип аталган күргәзмә эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International