«Кеше. Галәм. Космос»

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Апрель ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында «Кеше. Галәм. Космос» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 12 нче апрельдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышлана.

Галәм серләре кешелек дөньясын гасырлар буе борчыган. Кешеләр күк йөзенә карап катлаулы сорауларга җавап эзләгәннәр. Экспозициягә куелган китаплар кешелек тарихы дәвамында космоска карашның ничек үзгәрүен, Кояш системасы төзелеше, йолдызлар, кометалар, кара һәм ак бушлыклар турында сөйлиләр. Күргәзмәдә шулай ук космос, аны өйрәнү тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган.

Космосны өйрәнү кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия. Телевидение тапшыруларын ясалма иярченнәр ярдәмендә карау отышлы, телефон челтәрләренең сыйфатлы эшен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Космостан файдалануның халык хуҗалыгын үстерүгә, табигать һәлакәтләреннән саклануга файдасын, кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнү – күргәзмәдә бу темалар да шактый киң яктыртылган. Космос турында фантастик матур әдәбият әсәрләре дә укучылар күңеленә хуш килер.

Казан – космосны үзләштерүгә үз өлешен керткән шәһәр. Казанда Туполев исемендәге авиация югары уку йорты һәм вертолет заводы урнашкан. Легендар конструкторлар В.Глушко һәм С.Королев Казанда яшәгәннәр, эшләгәннәр. Татар инженерлары Рифат Аппазов, Әкрам Конеев, Гомәр Гыйбадуллин һәм башкалар космик техниканы булдыруда катнашканнар.

Күргәзмә һәркемгә кызыклы булыр, килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International