ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Казан фәнни-тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) полимерлар факультетында икенче курста белем алучы студентлар белән дәресләр циклын дәвам итте.

2021 елның 19 мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Казан фәнни-тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) энергомашиналар төзелеше һәм технологик җиһазлар факультетында беренче курста белем алучы студентлар өчен уку процессы кысаларында семинар үткәрелде.

2021 елның 18 мае көнне Татарстан  Республикасы Милли китапханәсенең  мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Пушкин ур., 86) «Комфест» өстәмә  профессиональ белем бирү үзәгендә укучы экскурсоводлар өчен Мәгълүмат көне үткәрелде.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

Халыкара музейлар көне – ел саен 18 майда уздырыла торган бәйрәм. Бу – бөтен дөньяда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен искә төшерә торган форсат.


15
май, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «18 май – Халыкара музейлар көне» дигән виртуаль тематик күргәзмә-презентация тәкъдим итә.


8
май, 2021 ел
шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында «1418 көн: хәтер сәхифәләре» дигән күргәзмә-экспозиция куелды. Ул безнең китапханә хезмәткәрләренең туганнары һәм якыннары илбасарларга каршы сугышта катнашуы хакында сөйли.

7 май көнне Милли китапханәнең күргәзмә залында «Хәтер битләре» дип аталган чара узды. 


30
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре» дип исемләнгән тематик виртуаль күргәзмә-презентация тәкъдим итә. 


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 26–29 апрель көннәрендә «Сабан туе милли бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дип аталган гамәли семинар үткәрәләр, ул Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә Сабан туе бәйрәмнәрен оештыручылар һәм режиссёрлар өчен тәгаенләнгән.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе яктылык-кинетик инсталляция сайтын тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International