«Киң колачлы иҗат» фәнни-гамәли конференциядә катнашу

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе 2022 елны Разил Вәлиев елы дип игълан итте. Шул уңайдан, елны ачып җибәрер өчен, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Киң колачлы иҗат" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Кунаклар арасында ТР милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге җитәкчесе Люция Нәҗметдинова һәм шушы ук бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева; Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе, язучы Факил Сафин; бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев бар иде. Шәһәр админстрациясе исеменнән архитектор Фирдәвес Ханов чыгыш ясады.

Милләтебез әдәбияты өчен әһәмиятле бәйге – «Ел китабы»бәйгесе ”Язучы өчен гади укучы фикеренә таянып үткәрелгән конкурста катнашу- зур мәртәбә, аның гади дипломын да каләм ияләре зур бүләк итеп кабул итә, чөнки “Ел китабы” бәйгесе- халыкның әдипкә биргән иң зур бәясе”,-дип һәм аны гамәлгә куюда үзенең дә өлеше булуы белән горурланып искә ала Разил әфәнде.Татарстан Республикасы милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Җамалиева Зәйнәп Әбүгали кызы үзенең чыгышында әлеге бәйге, аның бүген дә дәвамлы эшчәнлеге хакында сөйләде.

Нәҗметдинова Люция Мәсхүт кызы бүгенге фәнни-гамәли конференциянең әһәмияте, берләшмәдә быелгы елның күренекле якташыбыз Разил Вәлиев исеме белән аталуның мөһимлеге, милләт яшәешендә тарихи шәхесләрнең роле хакында әйтеп узды. Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенең эшчәнлегендә зур уңышлар теләп, җитәкче исеменнән китаплар бүләк итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International