2021 елның 4 декаберендә татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең (1911-1986) тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан бу көннәрдә аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда әдипне искә алалар. Әлеге чарадан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады, «Яшә, борчулы җаным! » – «Судьба поэта» дип исемләнгән күргәзмә әзерләделәр. Аның белән классик залда таныша аласыз.
Балалар залында без яңа техника һәм алымнар кулланучы авторларның китапларын куйдык. Бәйрәм якынлашуын тоегыз!
Хөрмәтле китап сөючеләр! Исегезгә төшерәбез: бүген, 29 ноябрь — китапханәдә җыештыру көне. Сезне иртәгә көтеп калабыз!
Татарстан Республикасы Милли Китапханәсендә «2019 ел китабы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу 2019 елда чыккан һәм 2020 елда иң күп укылган китаплар. Конкурста 320 китап катнашты.
16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татар халкы тарихында Алтын Урда чагылышы» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чарада Тарих институты, Татарстан Милли китапханәсе, Казан федераль университеты, Болгар ислам академиясе хезмәткәрләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә Алтын Урда дәүләтенең идарә, финанс һәм салым системалары, гаскәр төзелеше, халыкара элемтәләре, шәһәр мәдәнияте, әдәби тел үсеше һәм башка мәсьәләләр каралды.
Бүген китапханәдә «Текст» фестивале башлана!
Мордовия Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан 17 ноябрь көнне онлайн форматта «Китап. Китапханә. Кешеләр. Технологияләр» дигән II фәнни-гамәли конференция оештырылды.
2021 елның 8 ноябреннән 14 ноябренә кадәр Россиянең Санкт-Петербургтагы милли китапханәсендә «Россия Федерациясе субъекты үзәк китапханәсенең методик хезмәте хәзерге заман шартларында» дигән темага Бөтенроссия «Китапханә аналитикасы–2021» конкурсы нәтиҗәләре буенча методик стажировка уздырылды.
Атна буе бездә төрледән төрле текстларга багышланган чаралар узачак. Сезне кызыклы лекцияләр, иҗади очрашулар, төрле телләрдә уку, күргәзмәләр көтә — барысы да куркынычсыз дистанция белән.
Балалар өчен китаплар уку