Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы (хәзер Тукай районы) Яңа Бүләк авылында туа.
Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, күренекле композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Нәҗип Җиһанов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
2021 нче елның 1 гыйнварында татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) тууына 120 ел тулды.
12 февральдә Оренбург шәһәренең Х. Ямашев исемендәге татар китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Муса Җәлилнең батырлыгы һәм рухи мирасы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге, шагыйрь һәм журналист Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, «Көрәшкә бирелгән тормыш» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
2021 ел – Россиядә Фән һәм технологияләр елы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре, химия фәне галимнәренең юбилейлары уңаеннан, «Казанская школа химиков = Казан химия мәктәбе» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде.
Ел саен 8 февральдә илнең фәнни хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен − Россия фәне көнен бәйрәм итә. Әлеге дата 1999 елда Россия Президенты Указы белән гамәлгә куелган иде.
26 гыйнвар көнне Мордовия Республикасының А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәсе, Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышлап, «... Бу дөньяга бик биектән карап торасым килә...» исемле Төбәкара әдәби онлайн-конференция уздырды.
Язучы-сатирик, публицист һәм мәгърифәтче Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 195 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге «Сүзем юкка яңгырамады» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Билгеле булганча, 25 гыйнварда илебездә Татьянин день − Студентлар көне билгеләп үтелә.