Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан 20 һәм 27 октябрь көннәрендә республиканың Биектау һәм Бөгелмә муниципаль районнары китапханә хезмәткәрләре өчен онлайн-семинарлар оештырылды.
Әлеге семинарларда Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе О.И. Зуева «Цифрлаштыру чорында китапханәләр» дигән гамәли консультация үткәрде.
Китапханәләрнең социаль челтәрләрдә, «PRO.Культура.РФ» порталында эшчәнлек алып бару шартлары, тәртипләре һәм таләпләре, шулай ук туры эфирлар оештыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.