Китапханәнең мәгълүмат технологияләре бүлеге Милли китапханәнең вакытлы матбугат фондында сакланган «Казанский телеграф» газетасының 29 номерын цифрлаштырды. Моның алдыннан алар Санкт-Петербургтагы Китапханә фондларын консервацияләү федераль үзәгендә реставрация уздылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең быелга кадәр «Китапханә хәбәрләре» дип аталган фәнни-гамәли журналының чираттагы саны, исеме «Китапханә» дип үзгәртелеп, шулай ук тышкы күренеше, бизәлеше һәм күпмедер күләмдә эчтәлеге дә яңартылып дөнья күрде. Яңартылган дизайн авторлары – Дамир һәм Ләйлә Җәлалетдиновлар.
Швециядәге милләттәшебез Түркәр Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырган басмалар арасында 1952 елда Швеция төрек-мөселман дини-мәдәни оешмасы тарафыннан чыгарылып, бердәнбер саны дөнья күргән «Хәбәрче» мәҗмугасе аерым урын били. Җилем (гектография) ысулы белән чыгарылган бу җыентык Швециядәге татар җәмәгатенең, заманында аз санлы булуына карамастан, бик оешкан булуы һәм асыл ватаннарыннан читтә торганда да туган телләрен һәм милли үзаңнарын сакларга тырышуларын күрсәтә.
Бүген китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсенең параллель программасы — исламны өйрәнүчеләр өчен «Рәсәйдә ислам V: шәһәрдәге мөселман субъективлыгы» мәктәбе ачылды.
Төп китап саклау бүлеге китап саклагычларда фондларны урнаштыруны тәмамлады.
Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә узган гасырларда чыккан күп кенә китаплар саклана. Шундыйларның берсе — 1840 елда Казан Император университеты типографиясендә басылган «Записки Александры Фукс о чувашах и черемисах Казанской губернии» китабы.
2020 елда ТР Милли китапханәсе сайтында онлайн-форматта үткәрелгән «Татарстанда яшәүчеләр китапханәләр турында» дигән социологик тикшеренүнең нәтиҗәләре китапханәнең «Милли китап» нәшриятында басылып чыкты.
Халыкара онлайн-форум быел белем бирү темасына багышланган. Чараларда катнашу өчен тыңлаучылар сыйфатында 11 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән 16 меңнән артык кеше (120 кеше белгеч буларак) теркәлде.
Бүген китапханәдә "100% Татарстан" халыкара форумы кысаларында китапханәгә галәмнең иң акыллы кешесе Анатолий Вассерман килде.
Милли китапханәне порталында Кәрим Тинчуринның 1935 елда нәшер ителгән «Alar өcәv ide» комедиясе электрон версиясен табарга була.