«Казан химия мәктәбе» күргәзмәсе

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

2021 ел – Россиядә Фән һәм технологияләр елы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре 3 нче уку залында (Пушкин ур. 86 йорт) «Казанская школа химиков = Казан химия мәктәбе» дип исемләнгән күргәзмә куйды.

Казан университетының химия лабораториясендә ХIХ гасыр урталарында аерым бер гыйльми мәктәп барлыкка килә, ул хезмәтләр дөньякүләм химия фәненең алтын фондын тәшкил иткән мәшһүр галимнәрнең исемнәре һәм эшчәнлеге белән бәйле.

Әлеге күргәзмәдә Казан химия мәктәбенең тарихына, шул мәктәптән чыккан атаклы галимнәрнең тормыш юлларына һәм  гыйльми эшчәнлекләренә багышланган китаплар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International