Милли китапханәдә «Аксенов-фест»

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

22-25 сентябрьдә Казанда 14нче «Аксенов-фест» фестивале узачак. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, балалар әдәбиятына һәм заманча популяр әдәбиятка һәм Василий Аксеновның иҗатына багышланган.

🗓 22/09

17:00 Анастасия Строкина өлкәннәр һәм балалар өчен әкиятләр турында сөйләячәк.

18:00 Прозаик һәм журналист Марина Әхмәтова «Зур романнар һәм кыска тарихлар» темасына фикер алышачак һәм әдәби блог алып бару серләре турында сөйләячәк.

🗓 23/09

14:00 Василий Поповның «Мои шестидесятники» альбомы презентациясе.

15:00 «Жизнь после смерти» җыентыгы презентациясе. Катнашалар: Ирина Барметова, Марина Ахмедова, Денис Осокин.

18:30 Яңа әдәбият мәктәбе кураторы, мәдәни проектлар авторы һәм продюсеры Татьяна Новоселова казанлылар белән әдәбиятның цифрлы гасырда ничек яшәве турында серләре белән уртаклашачак.

🗓24/09

15:00 Булат Ханов белән иҗади кичә.

16:15 Максим Амелин белән очрашу.

✏️ Барлык чараларга керү түләүсез, билет буенча. Аны алу өчен алдан +7(843)236-42-93 телефоны аша теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International