Файда, кызыксыну, резонанс: Милли китапханәдә Людмила Сарычева дәрес бирәчәк

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

«Пиши, сокращай» китабы соавторы Людмила Сарычева Милли китапханәдә уникаль мастер-класс уздырачак. «Польза, интерес, резонанс» чарасы 9 октябрьдә үтәчәк. Язучы кызыклы текстлар язу һәм укучы эмоцияләре белән идарә итү буенча файдалы алымнар һәм инструментлар белән бүлешәчәк.

Мастер-класс өч өлештән тора, аларның һәрберсе текст белән эшләүнең аерым этабына багышлана. Беренче өлештә Людмила Сарычева текст язарга әзерләнү, аның структурасын булдыру турында сөйләр. Икенче өлеш — теманы ачу һәм кыска вакыт эчендә шедевраль текст булдыру турында. Өченче өлештә сүз укучыны кызыксындыру алымныры турында барачак.

Чара текстлар белән эш итүчеләргә: блогерларга, журналистларга, китап рецензентларына, редакторларга, копирайтерларга файдалы булачак.

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү: www.basil.group/protext

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International