Габдулла Тукай . Биобиблиографик белешмәлек

 

«Тукай — гаять сизгер, нечкә лирик та, шул ук вакытта үз юлыннан тайпылмаган туры сүзле публицист та, төпле фикер иясе, үткен сатира остасы да, үз халкының бәхетен һәм азатлыгын даулаучы көрәшче дә. Аның даһиларча тоемлау белән язылган әсәрләрендә безнең заманда да әһәмиятен югалтмаган бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин».

Татарстан Республикасы рәисе Р. Н. Миңнеханов

Чыганак: https://intertat.tatar/news/r-st-m-mi-nehanov-tukay-gayat-sizger-nechk-lirik-ta

Татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. 1895 ел башыннан булачак шагыйрь Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Татар халык иҗатын һәм язма әдәбиятын җентекләп өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус һ.б. халыкларның әдәбиятлары белән таныша. Рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Типографиядә, газета-журнал редакцияләрендә эшли. Җаектагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша. 1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда катнаша. Киеренке, җанлы иҗади-рухи тормыш эчендә кайнау бөек талант һәм олы шәхес иясе булган шагыйрьгә татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү мөмкинлеге бирә, шигърияте XX йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән яңа юнәлештә үстереп җибәрә. Реалистик һәм романтик рухтагы киң сулышлы шигырьләрендә Тукай шагыйрьнең җәмгыятьтәге ролен бик югары бәяли («И, каләм!», 1906; «Мөхәрриргә», 1907), туган телгә, туган җиргә мәдхия укый («Шүрәле», 1907; «Пар ат», 1907; «Туган тел, 1909 һ.б.), хатын-кызларның хокукларын яклап чыга («Татар кызларына», 1906; «Хатыннар хөррияте», 1909), социаль һәм милли изелүдән азат булган җәмгыять турындагы фикерләрен белдерә («Хөррият хакында», 1905; «Китмибез!», 1907). Шагыйрь «Сорыкортларга» (1906), «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» (1907), «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908) кебек сатирик әсәрләрендә һәм публицистикасында самодержавиене, феодаль-патриархаль яшәешне, яшәештәге һәртөрле искелек калдыкларын, иске тип мәдрәсәләрне һәм кадимчеләрне, әхлаксызлык күренешләрен тәнкыйтьли; «Сайфия» (1911), «Әхлаксызлык» (1912) шигырьләрендә байлык һәм хәерчелек арасындагы социаль каршылыкларны күрсәтә. Тукай татар реалистик тәнкыйтенә нигез сала («Тәнкыйть кирәкле шәйдер», 1907). И. Крылов мәсәлләрен, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, А. Пушкин, М. Лермонтов шигырьләрен ирекле тәрҗемә итә. Ул шулай ук татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе.

Октябрь инкыйлабына кадәр үк инде әсәрләре аерым китап булып татар телендә барлыгы илле биш тапкыр (шулардан утыз өч исемдәгесе шагыйрьнең үзе исән чагында) 110000 нөсхә тираж белән басылалар. Алар рус һ.б. дистәләрчә дөнья телләренә тәрҗемә ителә. Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятны 1907 елдан башлап бу көнгә кадәр чыккан матбугатта бик күп очратырга мөмкин: аерым китап-җыентыкларда, газета-журнал битләрендә меңләп мәкалә һәм истәлекләр басыла. Татар телендә генә дә Тукайга багышланган берничә йөз шигырь, поэма, роман һәм пьеса языла. Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Чыганак: https://matbugat.ru/enc/tukay-gabdulla-615/

«Габдулла Тукай» биобиблиографик белешмәлеге татар халкының сөекле  шагыйре тууга 120 ел тулуны күздә тотып төзелгән иде. Анда шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм шәҗәрәсе, сәяхәтләре, халыкка аеруча киң таралган әсәрләре (татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә), аның тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләр, шулай ук Г. Тукай турында олуг шәхесләрнең фикерләре, аңа багышлап язган шигырьләр, сценарийлар, методик материаллар, Г. Тукай әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбият күрсәткече урнаштырылды. Фотоархив шагыйрьнең билгеле булган фотосурәтләренең күп өлешен, аның якыннары һәм дусларының, шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына бәйле булган истәлекле урыннарның фотосурәтләрен, Г. Тукай әсәрләре буенча һәм аңа багышлап куелган спектакльләр күренешләрен үз эченә алды.  «Тукай сәнгатьтә» бүлегендә танылган сәнгать эшлеклеләренең Г. Тукай тормышының төрле елларын сурәтләгән әсәрләре, әсәрләренә иллюстрацияләр белән танышырга мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе турында белешмә һәм лауреатлар исемлеге дә бирелде.

Белешмәлек һәр биш ел саен тулыландырылып килде. 2024 елда да әлеге электрон басма тулыландырылды. Яңа мәгълүмат чыганаклары, аудио һәм видео материаллар өстәлде.

Г. Тукайның тәрҗемәи хәле

Әлеге блог Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында. Бу блогта укучы Г.Тукайның иҗат чорлары, шулай ук шигырьләре белән таныша ала. Блогта барысына да таныш булган,"Су анасы" әкиятен карау мөмкинлеге бар.

Г. Тукай турында мәгълүмат чыганаклары

Г. Тукай турында видеоязмалар

Фотоархив (1, 2, 3)

Г. Тукай шигырьләре

Габдулла Тукайның Казан турындагы шигырьләре җыентыкларда:

Тукай сәнгатьтә

Тукай сүзләренә язылган җырлар

Г. Тукай әсәрләре (аудиофайллар)

Г. Тукай әсәрләре Интернетта        

Габдулла Тукай әсәрләре (видеоязмалар)

Г. Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар

Тукай турында 

Тукайга багышланган шигырьләр

Г. Тукайга багышланган методик материаллар

Тукайга багышланган сценарийлар: 

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияcе:
Тукай әсәрләре hәм аның хакындагы әдәбиятның биобиблиографик күрсәткече:

 

 

 

 
 
 
 
 
 

Соңгы яңарту: 2024 елның 25 июне, 14:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International