Бакый Урманче. Биобиблиографик белешмәлек

Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы.
Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез
салучылар кем дип сорасалар Тукай һәм Сәйдәш
дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган
дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез.

Нәкый Исәнбәт

Быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам - РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казах ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) 115 еллыгын билгеләп үтә. Бакый Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссам. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
Бакый Урманче 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.
Тәкъдим ителә торган әлеге белешмәлек бөек рәссамның юбилеена багышлап төзелде. Анда Бакый Урманченың тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, истәлекләр, замандашларының рәссам турындагы фикерләре, фотосурәтләр, Б. Урманчега багышланган шигырьләр, сценарийлар,видеоматериаллар, аның турындагы әдәбият исемлеге һ.б. 11 бүлеккә туплап бирелде. Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Б. Урманченың тәрҗемәи хәле

Б. Урманченың тормышы һәм иҗаты турында

Б. Урманче турында истәлекләр

Б. Урманче турында видеоматериаллар

Фотоархив

Б. Урманче әсәрләре

Мәкаләләр Әңгәмәләр

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Б. Урманче исемендәге премиясе 

Б. Урманчега багышланган шигырьләр

Бакый Урманче музее

Б. Урманчега багышланган сценарийлар

Б. Урманче турында замандашлары

Библиография

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 5 апреле, 16:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International