Рөстәм Яхин. Биобиблиографик белешмәлек

Рөстәм Яхин

2011 елның16 августында СССРның халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, композитор Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулды.
Аның иҗаты - татар музыка мирасын киңкырлы чагылдыра торган иң зур һәм мөһим күренешләрнең берсе. Ул өлкән буын композиторлар Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин иҗатлары нигезендә үсә, классик музыка корифейлары Чайковский, Шопен, Рахманинов музыкаларының йогынтысын кичерә.
Рөстәм Яхин үзенең йөзләгән җырлары, романслары, инструменталь әсәрләре белән татар музыка дөньясын баетып, аны якты бер биеклеккә күтәргән, үзенә бер "Рөстәм Яхин җырлары, романслары" дәверен тудырган композитор.
Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителде.
Әлеге биобиблиографик белешмәлек шушы олуг юбилей уңаеннан төзелде.
Ул 8 бүлектән тора. Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, Р Яхинга багышланган истәлекләр,шигырьләр, сценарийлар белән танышырга була. “Фотоархив” бүлегендә моң иясенең тормышын һәм иҗат мизгелләрен яктырткан фотосурәтләр тупланган. Күренекле композиторның әсәрләре белешмәлектә аерым урын били. Биредә аларның аудиоязмаларын, ноталарын табарга була. Соңыннан библиография бүлеге урнаштырылды. Әлеге бүлек Р. Яхин әсәрләре тупланган җыентыклар, аның турында аерым басмаларда, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеген үз эченә ала. Шулай ук Интернетта Р. Яхинга багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Р. Яхинның тәрҗемәи хәле
Р. Яхинның тормышы һәм иҗаты турында
Р. Яхин турында истәлекләр
Фотоархив

Р. Яхин әсәрләре
Р. Яхинга багышланган шигырьләр

Р. Яхинга багышланган сценарийлар
Библиография

Соңгы яңарту: 28 апрель 2020, 12:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International