Татарстанда Мәскәү көннәре

2011 елның 23 августы, сишәмбе
25 һәм 26 нчы августта Татарстанда Мәскәү көннәре узачак. Россия башкаласы вәкилләренең Казанда булу программасы бик тыгыз һәм кызыклы.

26 нчы август көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан шәһәре, Кремль ур., 33 нче йорт) Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашу булачак. Очрашу барышында Мәскәү шәһәре Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларына китаплар бүләк итү тантанасы узачак. Мәскәү Хөкүмәтенең «Мәскәү – Россия төбәкләренә» дип атала торган махсус Программасы күп еллар дәвамында тормышка ашырылып килә, аның ярдәмендә Россиянең төрле төбәкләрендәге йөзләгән, меңләгән китап укучылар яңа басмалар белән танышу, эшләү, үзләренең интеллектуаль дәрәҗәләрен, белемнәрен күтәрү мөмкинлеге алалар.

Бу юлы Мәскәү шәһәре Татарстан китапханәләренә 2011 нче ел дәвамында 2000 данә китап алу хокукы бирә торган сертификат тапшырачак. Әлеге китапларның бер өлеше күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Болар – иллюстрацияле альбомнар, тарихка, сәнгатькә, архитектурага, туган якны өйрәнүгә караган китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре.

Барлык теләүчеләрне әлеге очрашуга һәм тантанага чакырабыз. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International