Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Интеллектуаль милек һәм бизнес
2011 елның 7 сентябре, чәршәмбе
Милли китапханәнең патентлар бүлегендә (К. Маркс урамы 36 нчы йорт) 2011нче елның сентябрендә «Интеллектуаль милек һәм бизнес» исеме астында күргәзмә эшли.
Интеллектуаль милек югары технологияле заманча предприятияләрнең нигезен тәшкил итә. Күргәзмәгә куелган китапларның авторлары интеллектуаль милек белән идарә итүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашалар, ныклы, күп керемле, алга баручы бизнес үрнәген булдыру турындагы сорауларга җавап бирәләр. Өстәмә инвестицияләр җәлеп итү, предприятияләрнең интеллектуаль активларын куллану һәм нәтиҗәле идарә итү юлы белән акцияләрнең бәясен күтәрү буенча киңәшләр бирәләр.
Белешмәләрдә интеллектуаль промышленность милкен рәсмиләштерүнең, кемгә дә булса тапшыруның, куллануның хокукый нигезләре яктыртыла. Базар икътисады шартларында интеллектуаль милекне бәяләүгә ярдәм итә торган материал бирелә, инновацион сәясәтне тормышка ашыру механизмы карала. Интеллектуаль милек өлкәсендә кулланылучы төрле шартнәмә, килешү мисаллары тупланган җыентыклар да күргәзмәдә урын алган.
Әлеге китаплар техник һәм икътисади уку йортлары студентлары һәм мөгаллимнәре, менеджерлар, инновацион эшчәнлек белән шөгылләнүче экспертлар һәм консультантлар өчен тәгаенләнгән.
Күргәзмә фәнни тикшеренүләрнең һәм эшләнмәләрнең нәтиҗәләрен коммерцияләштерү, венчур бизнесы, компанияләрнең стратегик үсеше, инновацияләр белән идарә итү мәсьәләләре белән кызыксынучы барлык белгечләр өчен дә файдалы булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз