Музыкаль кунакханә ишекләрен ачып җибәрә

2011 елның 20 сентябре, сишәмбе
2011 нче елның 19 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр урамы 5 нче йорт) Музыкаль кунакханәне ачу тантанасы узды. Аның беренче утырышы татар җыр сәнгатенә багышланган иде.

Бу көнне китапханәдә  кунакта Татарстан Республикасының мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреңденияләрендә эшләүче музыка җитәкчеләре булды.

РФнең атказанган, ТРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов (вокал), Илдар Арсланов (фортепиано) башкаруында татар халык җырлары һәм күрененкле композиторларыбыз С. Сәйдашев, Р. Яхин, С. Садыйкова, М. Мозаффаровның, Р. Еникеевның гүзәл әсәрләре яңгырады.

2011 нче елның 29 нчы октябрендә исә, сәнгать бүлеге «Опера дөньясына сәяхәт» дип исемләнган видеосалонга чакыра.

Белешмәләр өчен телефон: 264-41-24 (сәнгать бүлеге)





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International