2017 нче елның 21 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан шәһәренең 144 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – мәгълүмат үзәге» циклыннан Мәгълүмат көне үткәрелде.
Бүлек хезмәткәрләре китапханәнең эшчәнлеге, китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Укучыларны традицион һәм электрон каталоглар, энциклопедик басмалар, бүлекнең белешмә фонды белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтына аерым игътибар бирелде.