Марк Бернес кинематография үрләренә «Тучи над городом встали» дигән җыры белән күтәрелде. Ул уйнаган 35 фильм арасында «Большая жизнь», «Истребители» һ.б. бар, әмма «Два бойца» фильмындагы Аркадий Дзюбин роленнән соң Бернес актёр буларак зур биеклеккә ирешә.
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.