Тагын стиль хакында...

2011 елның 28 сентябре, чәршәмбе
2011 нче елның 26 нчы сентябреннән башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге «Модерн» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

Модерн (француз теленнән – яңа, заманча) – сәнгать тарихында бердәм исеме булмаган бердәнбер нәфәсәт стиле. Германиядә ул – «югендстиль», Италиядә – «либерти», Франциядә һәм Англиядә – «ар нуво». Төрле мәдәният элементларын үзенә туплап, Готикага һәм Ренессанска таянып, француз импрессионизмының нәзакәтле колориты белән кушылып һәм узган чорларның купшы юнәлешләрен үстереп, модерн ХIХ нчы гасырның азагында бөтен Европага тарала, милли буяулар һәм специфик үзенчәлекләр белән баетылып, башка континентларга һәм хәтта Кояш чыгышы илләренә дә үтеп керә. Модерн архитектура, китап бизәү, плакат сәнгатендә бигрәк тә якты чагылыш таба. Шулай ук скульптура һәм рәсем сәнгатенә дә кагыла.

Күргәзмә 3 бүлектән тора:

1. «Гасырлар чигендә» дип аталган бүлектә сәнгать стиленең мәгънәсен һәм тарихын ачучы китаплар, альбомнар, монографияләр куелган;
2. «Дөнья картинасы вакыты» – модерн чоры рәссамнарының репродукцияләре бирелгән альбомнар, белешмә әдәбият, электрон мәгълүмат чыганаклары урнаштырылган;
3. «Архитектурада модерн стиле» – монда модерн стилендәге архитектура һәм скульптура турында әдәбият белән танышырга мөмкин

Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International