Милли китапханәнең Җыелышлар залында идарә әгъзалары һәм бүлек мөдирләре өчен Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган лекция үткәрелде.
Лекцияне Татарстанның эшкуарлыкка теләктәшлек итү һәм идарә университетында (ТИСБИ) «Дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы» белгечлеге буенча аспирантура узучы Камил Мөнир улы Кәримов ифрат эчтәлекле һәм кызыксындырырлык итеп укыды.