1 нче октябрь – Халыкара музыка көне

2011 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе
Һәр ел саен 1 нче октябрьдә дөнья Халыкара музыка көнен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына әлеге халыкара датага багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

«Кешегә гүзәллеккә омтылу хас, ә музыка – сәнгать төрләренең иң шигърие, иң көчлесе, иң җанлысы». Композитор Г.Берлиозаның бу сүзләре күпләргә якын, чөнки музыка һәрберебезнең тормышында зур урын алып тора.

Музыканың тарихи үсешендәге мөһим этаплар, музыкаль сәнгать жанрлары (симфония, җыр, опера һ. б.), музыканың тәэсирлек мөмкинлекләре (көй, гармония, ритм, лад) турында Сез күргәзмәгә куелган китаплардан һәм монографияләрдән белә алачаксыз.

Сәнгать бүлегендә һәрвакыт мәшһүр композиторларның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, әсәрләренең язмаларын карап һәм тыңлап ләззәтләнү мөмкинлеге бар.

Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт)рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International