Семинарны Саба муниципаль районы хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Габдрахман улы Шәрәфиев башлап җибәрде.
Аннан сүз Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә бирелде. Ул үз чыгышында республикабызның мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтен яктыртты.
Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Сабирҗан улы Шакиров Татарстан китап нәшриятының агымдагы эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары белән таныштырды; Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмат-документ коммуникацияләре факультеты деканы Ольга Анатольевна Калегина үз чыгышында китапханә-мәгълүмат өлкәсе өчен белгечләр әзерләү мәсьләләрен яктыртты; шул ук уку йорты доценты Римма Миннәхмәт кызы Барейчева авыл китапханәләре эшчәнлегендә мультимедиа технологияләр куллану мөмкинлекләрен тасвирлап күрсәтте.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлегенең инновацияләр секторы мөдире Ольга Ивановна Зуева республикадагы китапханәләрнең проект эшчәнлегенә күзәтү ясады.
Семинар кысаларында районның Иләбәр авылы модель китапханәсен ачу тантанасы узды.
Семинарда катнашучылар шулай ук Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда һәм Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә булдылар.