Журналистлар белән очрашу

2011 елның 4 октябре, сишәмбе
2011 нче елның 28 нче сентябрендә Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) «Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды. Очрашуга Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм социология факультеты студентлары килгән иде.

Татар хатын-кызлары милли матбугатына 1913 елда нигез салына – Сөембикә» исемле журнал нәшер ителә башлый. Ләкин ул 1918 елда ябыла. 1926 елның августында хатын-кызлар өчен «Азат хатын» исемле иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис журнал чыга башлый. 1991 елда журнал исемен үзгәртә – яңадан «Сөембикә» атамасын ала.

«Сөембикә» – татар телендә нәшер ителүче иң абруйлы журналларның берсе. Аны дөньяның татарлар яши торган барлык төбәкләрендә дә яратып укыйлар.

Китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Сөембикә – журналлар ханбикәсе» дип исемләнгән күргәзмә дә әзерләнгән иде. Очрашуда катнашучылар журналның төрле елларда чыккан басмалары белән якыннан таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International