2017 нче елның 13 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Галәмдә без ялгызмы?» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Ул «Траектория» фонды ярдәме белән «Альпина нон-фикшн» нәшриятында басылып чыккан.
Әлеге басма турында «Траектория» фонды Советы рәисе Михаил Юрик чыгыш ясады һәм Милли китапханәгә яңа китапны бүләк итте. Россия Фәннәр академиясе Махсус астрофизика обсерваториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, «Галәмдә без ялгызмы?» китабының рус телендәге басмасы мөхәррире Олег Верходанов җыелган кунаклар каршында «Галәмнең генетик коды» исемле лекция укыды. Табигать кануннары, Галәмнең чиксез киңлекләрендә яшәешнең барлыкка килүе турында галимнең кызыклы чыгышына тамашачылар җанлы әңгәмә белән бик теләп кушылдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Иң кызыклы сорау бирүчеләр лектор тарафыннан китап белән бүләкләнде.
Фән белән кызыксынучылар очрашу тәмамланганнан соң да Олег Верходанов янына җыелып әңгәмә кордылар, китапларга култамгасын куйдырдылар.