Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Социалистик көнкүреш музеена экскурсия
2011 елның 8 октябре, шимбә
2011 нче елның 4 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Социалистик көнкүреш музеена сәяхәт кылдылар.
Күптән түгел Казанда ачылган Социалистик көнкүреш музее төрле музейлар, күргәзмә заллары, сәнгать галереялары һәм башка мәдәни оешмалар арасында үзенчәлекле урын алып тора. Безнең тормышыбыздан бик ашыгып китеп баручы үткәнебезне тотып калырга, күңелебездә беркетергә теләгән бер төркем энтузиастлар көче белән оештырылган бу музейга килгән кунакларны «Позитив хисләр дөньясына рәхим итегез!» дигән сүзләр каршы ала.
Коллекциядәге экспонатларны игътибар белән карап, уенчыкларда, комсомол күкрәк билгеләрендә, пионер галстукларында, мәктәп дәреслекләрендә, грампластинкаларда, пыяла сөт-кефир шешәләрендә һәм башка әйберләрдә китапханәчеләр күтәренке рух һәм куаныч белән үзләре өчен бик якын, кадерле булган балачак һәм яшьлек атрибутларын таныдылар.
Музейда дустанә атмосфера урнашуга музей директоры, үз эшенә ихлас гашыйк Рөстәм Вәлиәхмәтовның музей оешу тарихы, экспонатлар турында мавыктыргыч сөйләве дә ярдәм итте. Очрашу акрынлап уртак истәлекләр, хатирәләр белән берләшкән, бер-берсен аңлаучы кешеләр диалогына әйләнде.
Музейга килгән казанлылар һәм башкала кунакларының фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында калдырган язмаларыннан күренгәнчә, музей өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, яшьләр өчен дә кызыклы. Алар монда әти-әниләре, әби-бабайларының үзләре өчен бик аз билгеле дөньясы белән танышалар.
Музейга килү Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре күңелендә үткәнне җиңелчә сагыну хисен яңартты һәм бирегә дуслар, туганнар һәм балалар белән яңадан килү теләген тудырды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз