2017 нче елның 23 нче ноябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында татар язучыларының һәм шагыйрьләренең Түбән Кама шәһәрендәге «Җидегән чишмә» студиясе әзерләгән аудиокитапларын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге проект татар халкының бай әдәби мирасын саклап калу һәм халыкка җиткерү максатыннан Түбән Каманың Халык иҗаты йорты коллективы тарафыннан тормышка ашырылды.
«Җидегән чишмә» студиясе 10 аудиоҗыентык әзерләгән. Алар арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләре, классик язучыбыз Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнары, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әсәрләре дә бар. Кичәне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку белән башлап җибәрде. Шулай ук Мәхмүт Галәү әсәрләреннән өзекләр татар һәм рус телләрендә яңгырады. Өченче аудиокитапның авторы Разил Вәлиев үзе дә әлеге чарада катнашты. Үз чыгышында ул әлеге проектны гамәлгә куючыларга, шулай ук «Түбәнкаманефтехим» оешмасына аудиокитаплар өчен олы рәхмәтен җиткерде. Аудиоязмалар чыгаруның туган телебезне саклауда зур әһәмияткә ия булуын әйтеп узды. Танылган җырчы Марат Фәйрушин башкаруындагы җыр кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Түбән Кама Халык иҗаты йорты директоры Александр Гнеденков үз чыгышында аудиокитаплар чыгаруның заман таләбе икәнлегенә басым ясады. Татар язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләрен төрле форматта тәкъдим итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Киләчәктә «Җидегән чишмә» студиясе бу әһәмиятле эшне тагын да киңрәк масштабта дәвам итәчәк дип ышандырды.
Кичәдә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, башка рәсми затлар, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, китапханәчеләр катнашты.