«Үз үзең һәм дөнья белән ярашып яшәү»

2017 елның 1 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) декабрь ае дәвамында «Үз үзең һәм дөнья белән ярашып яшәү» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 3 нче декабрьдә билгеләнеп үтүче Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

1992 нче елда БМО генераль ассамблеясе барлык дәүләтләрне һәм Халыкара оешмаларны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмгыяткә яраклашуларын тәэмин итүче чаралар үткәрергә чакырды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә бу изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Әлеге китап күргәзмәсе инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сау-сәламәт кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максаты белән оештырылган. Экспозициянең үзәгендә язмыш тарафыннан кыерсытылган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең авырлыкларны җиңеп чыгып, тормышта үз урыннарын табулары турында китаплар шактый урын алган. Алар арасында әдәбият-сәнгать, фән, бизнес өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләр бар: Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Николай Островский, Ник Вуйчич һәм башка бик күпләр. Тумыштан аяксыз һәм кулсыз австралияле Ник Вуйчичның «Чикләрсез тормыш» дигән китабы аны бөтен дөньяга танытты.

Күргәзмәнең икенче өлеше инвалидларны социаль яклауга корылган кануннарны яктыртучы рәсми документларны тәкъдим итә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кагылышлы медицина, туризм, белем алу, социаль реабилитация турында китаплар да файдалы булыр.

Иң мөһиме – җәмгыять инвалидлар өчен даими социаль кайгыртуны тәэмин итәргә тиеш. Татарстан бу өлкәдә бай тәҗрибә туплады. Республикада инвалидлар өчен эш урыннары булдырылды, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәдә «Татарстан бармак очларында» проектын тормышка ашыра башладылар. Проектның төп максаты – күзләре начар күрүче кешеләргә географик белемнәрне үзләштерүдә һәм туган якны өйрәнү мәгълүматларын алуда шартлар булдыру. Китаплар, журнал һәм газеталардагы мәкаләләр укучыларны төбәктәге реабилитация чаралары турында бай мәгълүмат белән таныштыра. Күргәзмә әйләнә-тирә мохиткә игътибар итеп яшәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата битараф булмаска өнди.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International