Н.П.Загоскинның тууына 160 ел

2011 елның 17 октябре, дүшәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) «Росиянең бөек шәхесләре. Рус дәүләт хокукы тарихчысы һәм төбәкне өйрәнүче Н.П.Загоскинның (1851–1912) тууына 160 ел» дип аталган күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәдә Казан тарихын яктырткан сирәк басмалар урын алган.

Н.П.Загоскин мөхәррирлегендә дөнья күргән «Спутник по Казани» дип аталган хезмәт – күргәзмәдәге сирәк китапларның берсе. Әлеге китапта борынгы Казан ханлыгы һәм Казан төбәгенең ХVI–ХIХ гасырлардагы тарихы сурәтләнә. Китап 1895 елда басылган.

Күргәзмәнең икенче өлешендә Н.П.Загоскинның рус дәүләтендәге хокук тарихына караган фәнни хезмәтләре белән танышырга була.

Күргәзмә 2011 елның октябрь һәм ноябрь айларында эшләячәк. Рәхим итегез!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International