Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин 2017 нче елның 27 нче ноябрендә кул куйган 572 нче номерлы Указ нигезендә һәр елның 5 нче декабре Ирекле ярдәмче (волонтер) көне буларак билгеләп үтелергә тиеш. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) әлеге дата уңаеннан китап күргәзмәсе куелды.
Ирекле ярдәмче булу, ягъни волонтерлык – ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә чын күңелдән эчкерсез булышлык күрсәтү. Әгәр үзеңне чын шәхес итеп тоясың килә икән, икенче берәүгә ярдәм ит! Дөньяда яшәүче миллионлаган кешенең тормыш шигаре бу.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан сайлап алынган һәм әлеге күргәзмәгә куелган китаплар һәм журналлар волонтерлык хәрәкәтенең дөньякүләм һәм Россиядәге үсеш тарихын чагылдыра. Советлар Союзы чорында комсомол яшьләр һәм пионерлар игелекле эшләрдә бик актив катнашалар иде. Бүген дә волонтерлар ветераннарга, инвалидларга, каты авыру хәлдәгеләргә, өлкәннәргә һәм ялгыз яшәүчеләргә, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтеп тора. Гаммәви мәдәни-спорт чаралары үткәргәндә дә ирекле ярдәмчеләр булышлыгы бик кирәк. Казанда 2013 елда узган Универсиада – волонтерлыкның бик күркәм бер мисалы. Татарстанлылар, гомумән, ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтендә теләп катнаша.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы волонтерларының ирекле эшчәнлеген яктырткан материаллар да аз түгел. Волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, җитди проблемаларны хәл итүдә катнашып, кеше җәмгыять каршында үзенең өлгергәнлек, мөстәкыйльлек сыйфатларын раслый.
Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән. Рәхим итегез!