«Милли китап» нәшриятының яңа басмалары

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге һәм «Милли китап» нәшрияты 2017 нче елның эш планында каралган китаплар һәм җыентыклар бастырып чыгаруны дәвам итә. Октябрь-ноябрь айларында түбәндәге басмалар дөнья күрде:
 
«Ел китабы» бәйгесе / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. З.Ә.Җамалиева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – «Милли китап» нәшрияты, 2017. – 76 б. (Республика китапханәләрендә: эш тәҗрибәсеннән; I чыг.)
1987 елдан бирле үткәрелеп килүче «Ел китабы» Республика конкурсы кысаларында Татарстан китапханәләре күпкырлы һәм актив эшчәнлек алып баралар. Җыентык әлеге эшчәнлеккә җентекле күзәтү ясый, бай һәм кызыклы эш тәҗрибәсен яктырта. Ул республиканың үзәкләштерелгән китапханәләр системалары җибәргән мәгълүматларга нигезләнеп төзелгән. 30 ел аралыгында конкурста җиңү яулаган китаплар исемлеге аерым кушымта итеп бирелгән. 
 
Милли китапханәнең «Дәрья» әдәби кунакханәсе: фотоальбом / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.: Ф.И.Имамова; кереш сүз авт. Г.Р.Әюпова; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2017. – 48 б.
Бу үзенчәлекле альбомда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе очрашуларыннан аеруча истәлекле мизгелләр төшерелгән фотолар тупланган.
 
Модель китапханәләр: мәгънәсен эзләүдән алып тиешле калыбына кадәр: мәкаләләр җыентыгы / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.-авт.: О.И.Зуева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – «Милли китап» нәшрияты, 2017. – 48 б. – рус телендә. 
Бу мәкаләләр җыентыгында Татарстан Республикасында модель китапханәләр булдыру буенча төрле тәкъдимнәр бирелгән, шулай ук бу өлкәдә тәҗрибәләре булган китапханәләрнең эшчәнлеге чагылдырылган. 
 
Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең музей эшчәнлеге: эш тәҗрибәсеннән / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз.-авт.: К.Б.Фәтхиева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казань: «Милли китап» нәшрияты, 2017. – 115 б. – рус телендә. 
2000 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлеге тарафыннан «Китапханәләрдә музейлар» исемле беренче җыентык нәшер ителгән иде. 2009 елда «Китапханәләрнең музей һәм архив эшчәнлеге» исемле икенче җыентык дөнья күрде. Әлеге яңа җыентык ике бүлектән һәм дүрт кушымтадан тора. Кушымталарда Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең берничә төрдәге музей эшчәнлекләре тәҗрибәсе яктыртылган. Алар иллюстрацияләр белән тулыландырылган. 
 
Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре = Календарь знаменательных и памятных дат. 2018 / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. Г.Ш.Җомаголова; җав. мөх-ре Р.И.Вәлиев; мөх-рләр И.Г.Һадиев, А.Р. Габделхакова. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2017. – 160 б.
Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра. Барлык библиографик материаллар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге белешмә-библиографик аппаратына нигезләнеп әзерләнгән. Ел саен чыга торган бу календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.
 
    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International