Рус мәдәниятында «көмеш гасыр»

2011 елның 18 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге 2011 нче елның 17 нче октябреннән «Рус мәдәниятендә «көмеш гасыр»» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

ХIХ нчы гасыр рус мәдәниятенең «Алтын чоры» санала. ХХ нче йөз исә тарихка «Көмеш гасыр» булып кереп калган. Бу – рус мәдәниятенең гөрләп чәчәк аткан чоры һәм аның фаҗигале рәвештә түбән төшүенең башы.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 2011 нче елның 17 нче октябреннән тәкъдим ителгән «Рус мәдәниятендә «Көмеш гасыр»» исемле күргәзмә өч өлештән тора:
1. «Рус мәдәниятендә Ренессанс» бүлегендә бу давыллы чорның тарихы турында әдәбият урнаштырылган;
2. «Гүзәл тәңгәллекнең каршылыгы» бүлеге шул чорның әдәби дөньясы белән таныштыра. Мифологик һәм Библиядән сюжетлар, былиналар, үткән заман темасы «Көмеш гасыр»ның М.Нестеров, В.Кандинский, К.Малевич, Б.Кустодиев һ.б. кебек күренекле рәссамнары иҗатында төп урынны алып тора;
3. «Музыканың сәнгати башлангычы» – бу бүлек шул чорның яңа рус музыкасын тудыручы һәм бөтен дөньяга танытучы А.Скрябин, С.Рахманинов, В.Ребиков, И.Стравинский һ.б. кебек рус композиторларына багышлана.
Күргәзмәгә куелган китаплар, альбомнар, ноталы басмалар, музыкаль язмалар романтика һәм сер белән чорналган «Көмеш гасыр» чорының тулы, ачык картинасын күз алдына бастыралар.

Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без шат булачакбыз!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International