Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсының премьера спектакле куелу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге 2011 нче елның 21 нче октябрендә видеосалон утырышы уздырды.
Музыка белгече Г. Юнысова сәнгать сөючеләрне операның язылу тарихы белән таныштырды, башка театрлар сәхнәләрендәге куелышлары турында сөйләде.
Танылган арияләр яраткан җырчыларыбыз Хәйдәр Бигичев, Азат Аббасов, Ю. Борисенко башкаруындагы музыкаль язмаларда яңгырады.
Төп игътибар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының яңа сезонында «Җәлил» операсының яңача куелыш үзенчәлекләрен анализлауга бирелде.
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.