Татар сандугачы: Сара Садыйкова юбилеена багышлап...

2011 елның 28 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге 2011 нче елның 27 нче октябреннән композитор, җырчы һәм актриса Сара Садыйкованың юбилеена багышланган күргәзмә тәкъдим итә. 2011 нче елның 1 нче ноябрендә әлеге асыл затның тууына 105 ел тула.
Сара Гариф кызы Садыйкованы халык яратып «татар сандугачы» дип атый. ТАССРның атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова яңа профессиональ музыка мәдәниятенең башлангычында тора, үзенең таланты, хезмәт сөючәнлеге һәм белеме белән милли мәдәният, җыр сәнгатенең үсешенә зур өлеш кертә, Татарстанда опера сәнгатен тудыруда катнаша. Сара Гариф кызы 30 спектакльгә көй яза, 400гә якын җыр авторы. 1938-1948 нче елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы.
Күргәзмәгә куелган китаплар һәм альбомнар, ноталы басмалар, музыкаль язмалар белән танышып, искиткеч талантлы композитор, җырчы һәм актриса Сара Садыйкованың тормыш һәм иҗат юлы турында бик күп мәгълүмат алырга мөмкин.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International