Чәчәкләр хакимлегендә

2011 елның 28 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33нче йорт) 2011 нче елның 18 нче октябреннән 26 нчы декабренә кадәр рәссам Миләүшә Нуруллинаның «Чәчәкләр хакимлегендә» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе эшли.
Нуруллина Миләүшә Вакыйф кызы 1961 нче елда Казанда күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллин гаиләсендә туа. 1983 нче елда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура бүлеген тәмамлый. Архитектор, реставратор, театрда рәссам булып эшли. 1992 нче елдан профессиональ рәвештә рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башлый, Татарстанның рәссамнар берлегенә кабул ителә, уннан артык шәхси күргәзмәсен оештыра. Миләүшә Нуруллинаның картиналары Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее, ТР Милли музее, «Казан» милли мәдәни үзәге музее, шулай ук Татарстан, БД илләре, Франция, Германия, Италия, Төркия һәм Австралия коллекционерларының шәхси фондларында бар.
Миләүшә Нуруллинаның иҗаты сихри тәэсир көченә ия. Автор, иҗатын чәчәкләрнең тылсымлы дөньясын сурәтләүгә багышлап, сәнгать белгече Р. Шаһиева язганча, «табигать-ананың гүзәллеген гәүдәләндерүче, серле нурлар һәм магия белән тулы, шул ук вакытта, кешеләр дөньясына гаҗәеп охшашлыгы белән хәйран калдыручы» үз дөньясын тудырды.
Күргәзмә белән танышып, һәрбер кеше Миләүшә Нуруллинаның искиткеч картиналарына сокланыр һәм рухи ләззәт алыр дип ышанабыз.
Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!
Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар:
- сәнгать бүлеге - 264-41-24
- күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге - 238-79-00







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International