2011 нче елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Аксубай районы Үзәк китапханәсе базасында Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең өлкәннәр белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашуны максат иткән күчмә иҗади лаборатория-семинар үткәрде.
Катнашучыларны Аксубай муниципаль районы хакимияте башлыгы Камил Камал улы Гыйльманов һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев сәламләде.
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.