Мәктәптә очрашу

2011 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе
2011 нче елның 25 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 150 нче номерлы урта мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Китапханәчеләр балаларга Милли китапханәнең бай фондлары, китапханәдә оештырыла торган төрле мәдәни чаралар турында сөйләделәр.

Югары класс укучылары яшүсмерләр өчен махсус чыгарыла торган төрле кызыклы журналлар белән якыннан таныштылар.

Әлеге очрашу бик кызыклы узды. Яңа килгән матбугат басмаларын киңрәк таныту һәм яшь буынны китапханәләргә күбрәк җәлеп итү максатыннан мондый очрашуларны киләчәктә ешрак оештыру зарурлыгы ачык аңлашылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International